Сүзлек серләрне ача (6+)
17 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын ел саен 22 ноябрьдә билгеләп үтелүче Сүзлекләр һәм Энциклопедияләр бәйрәменә багышланган китапханә дәресенә чакырды. Балалар сүзлек һәм энциклопедия төшенчәләре белән танышты, аларның бер-берсеннән аермалы якларын, нинди сүзлекләр булуын, белешмә әдәбият белән ничек дөрес эшләргә кирәклеген белде. Белешмә әдәбиятның күптөрле дөньясына багышланган чарада укучылар китапханәдә булган бик күп сүзлекләр: орфографик, этимологик, аңлатмалы, чит телләр, фразеологик һ.б. лар белән танышты. Балалар чарада барысын да игътибар белән тыңлады, викторина сорауларына җавап биреп, алган белемнәрен ныгытты. |